Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсендә Анет Сай һәм Gayazovs$Brothers төркеме чыгыш ясаячак

29 нчы июньдә Казанның Кремль яр буенда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Бәйрәмне 164 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары өчен оештыралар.

29 нчы июньдә Казанның Кремль яр буенда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Бәйрәмне 164 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары өчен оештыралар. Бу көнне аларны Россия эстрадасы йолдызлары, мәктәп директорлары һәм укытучылары котлаячак.
Концерт программасында шәһәрнең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары чыгыш ясаячак, шуннан соң унберенче сыйныф укучылары традицион мәктәп вальсы бииячәк.

Чыгарылыш кичәсенең кульминациясе – Анет Сай һәм Gayazovs$Brothers төркеме, кичәне «СОЮЗ» КВН командасы капитаны Айдар Гәрәев алып барачак.

Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана һәм 21:30 сәгатьтә зур матур салют белән тәмамланачак.

Гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан шәһәр Мэриясе ярдәме белән оештырыла.

Чыганак: kzn.ru

Фото: Денис Гордийко

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев