Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак

Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.

28 нче март көнне Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә рус язучысы, драматург һәм публицист Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган чаралар циклы узачак. Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.

Филологлар, туган якны өйрәнүчеләр, актерлар, режиссерлар, музыкантлар, фотографлар һәм рәссамнар Горький иҗаты турында фикер алышачак. Фестивальдә катнашучыларга язучы тормышының Казан чорын күрсәтәчәкләр. Барлык вакыйгаларга керү алдан теркәлү буенча ирекле, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

11:00 сәгатьтә филология фәннәре докторы, КФУның рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры һәм Россия Фәннәр академиясенең Дөнья мәдәнияте буенча советы каршындагы Чехов комиссиясе әгъзасы Лия Бушканец тарафыннан «Кырыс тормыш һәм әдәби әкият арасында, яки беркатлы яшүсмердән ничек танылган язучы булырга» дигән лекция укылачак. Ул Максим Горькийның ни өчен Казанга килүен һәм ни өчен монда авыр кризис кичерүен сөйләячәк. Теркәлү – сылтама буенча.

«М.Горький һәм Красновидово» китабының презентациясе 13:00 сәгатьтә Горький урамы, 10 адресы буенча узачак. Китап берничә тикшеренү темасын чагылдыра: күренекле язучы, публицист һәм драматургның борынгы рус авылы Волгадагы тормышының мөһим этабын, шулай ук Красновидово авылының тарихын һәм этнографиясен. Күп кенә материаллар китапта беренче тапкыр тәкъдим ителгән һәм экспедицияләр яки архив эзләнүләре нәтиҗәсендә җыелган.

«Рухи яктан Казанда туган» әдәби-музыкаль программасы 14:00 сәгатьтә башлана. Килүчеләргә Горький язмышына йогынты ясаган кешеләр, бөек әсәрләр туарга сәбәпче булган аның беренче мәхәббәте, аның музалары турында сөйләячәкләр. Сылтама буенча теркәлергә кирәк.

16:00 дә «Горький һәм Шаляпин. Исәпләү башлангычы – Казан» күргәзмәсе ачылачак. Кунаклар Шаляпин һәм Горькийның Казан чоры фотосурәтләрен, шулай ук Татарстанның Кама Тамагы районы Красновидово авылы халкы кигән крестьян костюмнарын күрә алачак. Ул 15 нче майга кадәр эшләячәк, күргәзмә залының эш режимы – сишәмбедән шимбәгә кадәр 13:00 дән 19:00 гә кадәр.

17:00 сәгатьтә Эдуард Хәйруллинның «Казан һәм Красновидово буенча Горький эзләре» фильмын тәкъдим итү планлаштырыла. Фильмның авторы – режиссер һәм эзтабар, «Минем университетларым» китабын алып, Алексей Пешков эзләре буенча киткән. Теркәлү сылтама буенча ачык.

Бәйрәм 18:30 сәгатьтә башланачак «Проза музыканты» тантаналы концерты белән тәмамланачак. Программада язучы яраткан һәм аның әдәби мирасында тәкъдим ителгән музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Алар арасында «Песня о Соколе» һәм «Песня о Буревестнике» әсәрләре дә бар. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.

«ГорькийФест» «Горький Красновидовода» тарихи-әдәби проекты кысаларында уза, ул ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы буенча һәм Р.Миңнеханов кушуы һәм ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев