Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда II Халыкара төзелеш чемпионаты узачак

Чемпионат программасы төп 4 блоктан торачак.

200 волонтер, 27 ил, Россиянең 48 регионы, 44.1 миллион сумлык приз фонды – II Халыкара төзелеш чемпионаты белән бәйле саннар шундый. 5-8 октябрь көннәрендә Казанда узачак халыкара чарадан ниләр көтәргә? Чемпионатны оештыручылар шул хакта сөйләде.

Халыкара төзелеш чемпионаты быел икенче мәртәбә уза. Беренче чемпионат Сочи шәһәренең “Сириус” фән һәм сәнгать паркында узган булса, быелгы чараның мәйданчыгы итеп Казанда урнашкан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге сайланган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына күрә, 2022 елгы Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында өч юнәлештә 20 номинация тәкъдим ителәчәк. Болар – сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзелеш проекты белән идарә итү. Казан кабул итәчәк меңнән артык катнашучының 20 проценты – студентлар. Чемпионатның приз фонды - 44,1 млн сум, «Студентлар лигасы» ның приз фонды исә 11,7 млн сум тәшкил итә.

Чемпионат программасы төп 4 блоктан торачак. Алар турында Геннадий Громяцкий – Төзүчеләр берлеге комитетының яшьләр сәясәте һәм студентларның төзелеш отрядлары буенча рәисе сөйләде. Беренче блок – ярыш блогы (бу блокта номинацияләр буенча төп ярышлар узачак), икенчесе – күргәзмә блогы (биредә партнерларның экспозицияләре белән танышырга һәм интерактив программада катнашырга мөмкин булачак), өченче блок – эшлекле (дискуссияләр һәм потенциаль партнерлар белән килешүләр төзү блогы), дүртенчесе – буыннар чылбыры (әлеге блок студентлар һәм югары сыйныф укучылары өчен файдалы булачак, дип ышандыра оештыручылар; биредә лекторий, кейс-шоу һәм төзелеш өлкәсендәге һөнәр ияләре белән интервьюлар каралган).

Тулырак: II Халыкара төзелеш чемпионатының рәсми сайты

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев