Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда хатын-кызлар һәм балалар өчен хәйрия хәләл маркеты узачак

Иртәгә, 18 июньдә, Нәзарәтнең “Зәкят” фондында хатын-кызлар һәм балалар өчен Halal Market  узачак. Halal Market – Татарстанда халык арасында дан казанган күчмә хәләл ярминкәләр оештыручысы.

Иртәгә, 18 июньдә, Нәзарәтнең “Зәкят” фондында хатын-кызлар һәм балалар өчен Halal Market  узачак. Halal Market – Татарстанда халык арасында дан казанган күчмә хәләл ярминкәләр оештыручысы. Бу юлысы хәйрия ярминкәсенә килүче кунакларны колбаса, сыр, чәй сатулары һәм дегустациясе, шулай ук кием, яулыклар, бизәнү әйберләре, косметика, көнкүрештә кулланылучы эко-химия товарлары, өйне бизәү өчен төрле тукыма әйберләре һ.б. көтә. Моннан тыш, программада балалар һәм олылар өчен чүлмәк ясау, тегү һәм каллиграфия буенча мастер-класслар, бала һәм хатын-кыз сәламәтелеге һәм матурлыгы турында остеопат, педиатр, нутрициолог һәм башка белгчеләрдән дәресләре көтә. Теләүчеләр намаз укырга өйрәнә алачак, ә балаларны уен бүлмәсендә ял иттерәчәкләр.

Halal Market сатучыларының аренда түләүләре мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен өлешчә “Зәкят” хәйрия фондына җибәреләчәк.

Хәләл маркет 10.00 сәгатьтән Казан, Тукай урамы, 89 адресы буенча эшлиячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8917 236 07 46 (Гүзәл Габдрафикова).

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев