Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Казанда кискен вируслы инфекция аркасында мәктәпләр карантинга ябыла

    Агымдагы атнада Казанда карантин аркасында биш уку йортында дәресләр туктатылды: Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбендә, Яңа Савин районының 31, 49 һәм 71-нче мәктәпләрендә, шулай ук Совет районының 121-нче лицеенда. Барлыгы 20 сыйныф вакытлыча ябылган.

    Әйтик, карантинга киткән сыйныфларның күбесе Совет районының 121-нче лицеенда – 12. Берәр класс Вахитов районының 18-нче номерлы һәм Яңа Савин районының 31-нче һәм 49-нчы номерлы мәктәпләрендә вакытлыча ябылган. Яңа Савин районының 71-нче мәктәбендә дәресләр биш класста туктатылган, дип хәбәр итәләр Мәгариф идарәсендә. Шул ук вакытта белгечләр уку йортларын тулысынча ябу мәсьәләсе куелмаячак дип билгеләп үтә.

    Казанда ОРВИ буенча авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% артты. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Татарстан башкаласында көчле респиратор-вируслы инфекция белән авыруның 9646 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 78,1 тәшкил итә.

    Республика буенча тулаем алганда ОРВИ белән авыруның 23649 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 63,5 тәшкил итә. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 22,6% артып китә.

     

    Чыганак:kzn.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!