-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда - көрәш буенча дөнья чемпионаты, Уфада - зур турнир
ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Казанда билбаулы һәм татарча көрәш буенча дөнья чемпионатлары уздыру планлаштырыла. Ә Башкортстанга 100 ел инде быел ук тулачак, татар көрәшчеләре анда аерым команда белән чыгыш ясаячак.
Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышында республика спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, юбилей чаралары кысаларында комплекслы программа булдырылган һәм анда татарча көрәшкә дә аерым урын бара. Әйтик, көрәш спартакиада программасына кертелгән. Көрәш белән билбаулы көрәш буенча Казанда дөнья чемпионатлары узар дип планлаштырыла.
Быел Башкортстан АССР оешуга да 100 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Уфада апрель аенда көрәш буенча зур турнир оештырылачак. Бу турыда Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте. Уфага безнең республика көрәш командасы да барырга җыена. Моның өчен көрәшчеләр арасыннан һәр үлчәүдә беренче-икенче номерлар сайлап алыначак, алар җыеннар узачак һәм үзара көч сынашып караганнан соң Уфага барачак состав ачыкланачак.
ФОТО: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз