Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артырга мөмкин

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты транспорт компанияләренә җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырырга мөмкинлек бирә торган карар әзерләгән.

Шул рәвешле автобус, троллейбус һәм трамвайларда йөрү бәясен 36 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Хәзер билет бәясе  35 сум.

Карта белән түләгәндә 30 сум урынына 31сум түләү каралган. Транспорт картасы буенча йөрү 27 сумга төшә иде. Алга таба бу бәя 4 сумга күтәрелер дип көтелә.

Комитетның әлеге карары әлегә расланмаган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев