Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда «Пацан» сүзе» дигән сериал төшереләчәк

Казанда яшәүчеләр кино төшерүдә катнаша ала – 2-7 нче февраль көннәрендә ТР башкаласында кастинглар һәм кинопробалар сериясе узачак.

Россиянең танылган кинорежиссеры Жора Крыжовников Казанда цифрлы онлайн-платформа өчен «Пацан» сүзе» дигән күп серияле нәфис фильм төшерәчәк.

Казанда яшәүчеләр кино төшерүдә катнаша ала – 2-7 нче февраль көннәрендә ТР башкаласында кастинглар һәм кинопробалар сериясе узачак. Кинода яшьүсмерләр ролендә төшәр өчен 14-16 яшьтәге, 18-23 яшьтәге егетләр һәм 13-16 яшьтәге кызлар кирәк. Шулай ук башка рольләр өчен кастингларга өлкән профессиональ актерлар һәм актрисалар да кушыла ала. Тулырак мәгълүматны «Кино вакыты» дирекциясе сайтында белергә мөмкин.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында, кастинг үткәрү өчен берничә локация булдырылачак, сайлап алу төркемнәр тарафыннан оештырылачак. Шуннан соң кинопробалар узачак. Кастингта катнашырга теләүчеләр WhatsApp мессенджерында +7(962) 560-38-90 номеры буенча үзләре турында мәгълүмат җибәрә ала, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев