Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАНДА ПРИВИВКА ЯСАТЫРГА ЧИРАТ: ЯЛЛАРДА ВАКЦИНАЦИЯ УЗАРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР 4 МЕҢГӘ КАДӘР АРТКАН

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән башлап, Татарстанда вакцинация узуны яки соңгы 6 ай дәвамында кичерелгән авыруны раслаучы QR-кодларны таләп итә башладылар

8 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Казанда коронавирустан вакцинация узучылар саны тәүлегенә 1,5 меңнән 4 мең кешегә кадәр арткан. Бу хакта иртәнге киңәшмәдә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов хәбәр итте, дип яза Бизнес-онлайн

Казанда өлкән яшьтәге халыкның 37% ы вакцинация узган, ә авырып антитәнчекләре булганнарын исәпкә алсаң, 45% ка җитә, әмма коллектив иммунитет өчен антитәнчекләр халыкның 80% ында булуы кирәк.

Вакциация тәүлегенә 1,5 мең кешегә үткәрелгән очракта, бу күрсәткечкә Казан 2022 елның ноябренә җитәчәк, көн саен 4 мең кеше вакцинация ясатса, бу вакытны ярты елга кадәр кыскартып булачак.

Казан мэры Илсур Метшин көн саен ТКХ, транспорт комплексында, мәгариф учреждениеләрендә вакцинация барышы турында хәбәр итәргә кушты. “Хастаханәләр  чамадан тыш тулган”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән башлап, Татарстанда вакцинация узуны яки соңгы 6 ай дәвамында кичерелгән авыруны раслаучы QR-кодларны таләп итә башладылар - дәүләт хезмәтләре системасында күрсәтелгән рәсми рәвештә куелган диагнозлар гына исәпкә алына. Кодларны сәүдә үзәгендә, рестораннарда, спорт залларында һәм бассейннарда, концертларда яки спектакльләрдә сораячаклар.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев