Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Республикакүләм ифтар быел 12 тапкыр уздырыла

Быел ифтарда 12 мең кеше катнашачак.

Быелдан башлап Республикакүләм ифтар "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме химаясенә күчә һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла, диде оештырулар мәҗлескә багышланган матбугат конференциясендә.

Республикакүләм ифтар ТР Диния мөселманнары Диния назәрәте, "Ак Барс Арена" стадионы дирекциясе һәм "Туган авылым" милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. 

Ифтар быел да "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Барлыгы 12 мең кеше катнашыр дип көтелә. 

- Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, җитәкчеләр булачак. Елдагыча аывыз ачу алдыннан мәдәни чаралар узачак. Әлеге программа Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елына багышлана. Шунда ук гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгыраячак. Катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган "Казан басмасы" бүләк ителәчәк.

Республикакүләм ифтарга билетларны мәчетләрдән яки Татарстан мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Быел билетлар электрон вариантта да әзерләнгән. 

29 март көнне Республикакүләм ифтарга баручылар өчен шәһәр яны поездларында билгеле бер сәгатьләрдә бушлай рейслар оештырылачак. Ифтарга бушлай барып кайту өчен билетны күрсәтү дә җитә. Расписание түбәндәгечә:

"Казан-Пасс" - "Казан халыкара аэропорты": 14.40, 16.00.
"Казан халыкара аэропорты" - "Казан-Пасс": 19.45.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Республикаүләм ифтар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев