-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда республикакүләм «Кино+Театр» акциясе башлана
6 октябрьдә Казанда республикакүләм «Кино+Театр» дигән уникаль акция старт ала. Әлеге чараны «Татаркино» мәдәният учреждениесе Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә Россиядә театр елы кысаларында оештыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Берничә ай дәвамында һәр якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Камал театрының репертуардан төшкән иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. Тамашачылар Камал театры артистлары белән дә очрашып аралашачак. Татарстанның горурлыгына әверелгән спектакльләр «Кино+Театр» проекты ярдәмендә беренче тапкыр зур экранда күрсәтеләчәк.
«Әлегә без 8 спектакльне сайлап алдык, алар татар телендә рус теленә субтитрлар белән», - диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
«Мондый проектлар тамашачы өчен бик кирәк, чөнки аларның һәрвакыт архив спектакльләрен карау мөмкинлеге юк. Ә репертуардан төшкән спектакльләр белән, чыннан да, бик нык кызыксыналар. «Кино+Театр» проекты тамашачыларга яңадан аларны күрү бәхетен тудырачак», - диде Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов.
«Кино+Театр» проекты Казанда гына түгел, гомумән, республикакүләм оештырылыр дип планлаштырыла. Якын арада кайсы район-шәһәрләрдә күрсәтеләчәге билгеле булачак. Билет бәясе барлык сеансларга да 150 сум.
Проект Казанда 6 октябрьдә Туфан Миңнуллин әсәре буенча Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән ачыла, 1976 ел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз