Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Россия халыкларының мәдәни мирас елы чараларында 600 меңнән артык кеше булды

2022 елда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары арасында «Итил» һәм «Алма спасы» фестивальләре, «Казан тавышы» спектакльләре, «Тормыш агачы» һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектлары, Сабантуй аеруча популяр булды.

Казанда Россия халыкларының мәдәни мирас елында оештырылган чараларда 600 меңнән артык кеше булды. 2022 елда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары арасында «Итил» һәм «Алма спасы» фестивальләре, «Казан тавышы» спектакльләре, «Тормыш агачы» һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектлары, Сабантуй аеруча популяр булды.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров аппарат киңәшмәсендә тамашачыларны җәлеп итә торган һәм аларның күңелләренә хуш килгән яңа кызыклы чаралар өчен профиль бүлекчәләренә рәхмәт белдерде. «Итил», «Хәрәкәттә – бәрәкәт» – бик популяр проектлар, алар күзаллауны киңәйтә, зәвык формалаштыра. Алга таба да аларга ярдәм итәчәкбез», - диде ул.

Үз чиратында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов кайбер чараларның Татарстан Рәисенең татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Матди булмаган мәдәни мирасны саклау белән бәйле чаралардан тыш, «Черек күл» паркында «Мәдәни мохит» проекты очрашулары да узды. «Парк кунакларына һәр чәршәмбедә яңа тематик программа әзерләнде, анда квестлар, концертлар, лекцияләр һәм башка активлыклар оештырылды. Киләсе җәйдә дә проект дәвам итәчәк», – дип анонслады А.Абзалов.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев