Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы узачак

Татар милли бәйрәменә бүләкләр җыю традициясен Казанда 2016 елда яңадан торгыздылар.

17 нче июньдә Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы узачак. Батырлар, җиңүчеләр өчен бүләкләрне шәһәр халкы һәм кунаклары тапшыра алачак. Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә йоланы үткәрү нечкәлекләре турында тулырак сөйләделәр.

Артистлар һәм музыкантлар утырган җигелгән арбалар дүрт маршрут буенча барачак, дип сөйләде ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов. Беренче тантаналы йөреш 11:00 дә башлана, маршрут Казан Кремле территориясе буйлап, Бауман һәм Пушкин урамнары аша узачак. Икенче юнәлеш Ирек мәйданы һәм Пушкин урамы булачак. Бүләкләрне ТР Министрлар Кабинеты, Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, ТР Мәдәният министрлыгы һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре тапшырыр дип планлаштырыла. Өченче локация – «Туган авылым» милли-туристлык комплексы, анда концерт һәм театральләштерелгән тамаша булачак. Дүртенче җигелгән арба Иске Татар бистәсе буйлап уза.

Барлык арбалар Г.Камал исемендәге театр мәйданына җыелачак, анда 13:00 дә бәйрәм концерты башлана. Театр артистлары «Зәңгәр шәл» әсәренең фрагментын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, шәһәр халкы һәм кунаклары Туган Батыр гимнын ишетә алачак, дип хәбәр итте «Туган авылым» комплексын оештыручыларның берсе Радик Абдрахманов (Туган Батыр – татар халкы милли героеның җыелма образы – редакция искәрмәсе). Гимнны Эльмира Кәлимуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Шәйхразыев һәм Рәсим Фәсыйхов башкарачак.

Татар милли бәйрәменә бүләкләр җыю традициясен Казанда 2016 елда яңадан торгыздылар. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә сабан бәйрәме 19 нчы июньдә Мирный һәм Дәрвишләр поселокларында, Аккош күле янындагы урман-паркында узачак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев