Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда салкын аномалия нормадан ике тапкыр артык булачак

20 декабрьдә -10 градус, 21 декабрьдә -4 градус булачак.

  20 декабрьдә, Казанда салкын аномалия нормадан ике тапкыр артык булачак. 

Льда, Дерево, Филиал, Мороз, Трудная, Морозный

20 декабрьдә -10 градус, 21 декабрьдә -4 градус булачак. 22 декабрьдә һава температурасы янә нормага киләчәк. Бу атнада Казанда уртача температура нормасы -10 градус тәшкил итәчәк.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, 20 декабрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы, бераз кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -20…-25 градус, ә аязганда -26…-31 градус та булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

21 декабрьдә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -18…-23 градус, аязганда -28 градус, ә көндез -12…-17 градус булачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

чыганак

«Идел» журналы 16+

Теги: һава торышы, кыш, декабрь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев