КАЗАНДА «ШӘҺӘРДӘ» ТЕЛЕВИЗИОН ПРОЕКТЫН ТӨШЕРӘЛӘР
«Минем планета» каналының төшерү командасы Казанда «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектын төшерә.
«Минем планета» каналының төшерү командасы Казанда «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектын төшерә, дип яза kzn.ru
Соңгы 3 елда «Шәһәрдә бер көн» тапшыруының төшерү командасы Люксембург, Ереван, Люцерна, Сәмәрканд, Баку, Брюссель, Тбилиси һәм башка шәһәрләрдә булган.
Зоя Бербер, ягъни программаның алып баручы дөнья шәһәрләре буенча бер көнлек гадәти булмаган маршрутлар тәкъдим итә. Казанда камера объективына Кол Шәриф мәчете, Бауман урамындагы «Әкият» кафесы, Кремль яр буе эләккән. Шулай ук тамашачыларга чәк-чәк әзерләү рецептын сөйләячәкләр һәм шәһәрне кош очышы биеклегеннән күрсәтәчәкләр. Казан турындагы сюжет эфирга агымдагы елның август-сентябрь айларында чыгачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев