Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда спорт гимнастикасы буенча ярыш үтәчәк

6 -17 апрельдә Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге үткәреләчәк. Казанда бу ярыш өченче тапкыр үздырыла.

6 -17 апрельдә Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге үткәреләчәк. Казанда бу ярыш өченче тапкыр үздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, әлеге чемпионат ике этаптан торачак: 6 апрельдән алып 10 апрельгә кадәр ярыш хатын-кызлар, ә 11 апрельдән 17 апрельгә кадәр ир-егетләр арасында булачак.  Узачак ярышларга багышланган матбугат-конференциясендә быелгы Чемпионатның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Татарстан Спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, чемпионат турнирында 200дән артык гимнаст катнаша. Алар арасында Токиода узган Олимпиада жиңүчеләре (Никита Нагорный, Артур Далоялан, Владислава Уразова, Давид Белявский, Виктория Листунова) һәм Россиянең жыелма командасы резервындагы спортчылар да бар. Шулай ук ярышта Татарстан Республикасыннан да 17 гимнаст катнаша. Алар арасында Даниел Миронов, Александр Чичеров, Марий Минаева, Даниил Новиков, Артур Синичкин, Кирилл Родионов һ.б.. Шуңа ярыш югары көндәшлек мохитендә узачак. Татарстанның спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев билгеләп үткәнчә, безнең ил гимнастларына әзерләнү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, шуңа да лаеклы чыгышларны күрү өмете зур.  

Ярышларны үткәрүгә әзерлек турында Владимир Леонов: «Соңгы вагонга сикереп калырга житештек», -дип көлеп куйды. Чөнки ярышларга кирәкле спорт инвентарьләре нәкъ санкцияләр башлану алдыннан, Германиядән кайтартылган.

Чемпионат һәм беренчелек Казанда Гимнастика үзәгендә үтәчәк. 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев