Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда СССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан совет чоры сәнгатен тәкъдим итәчәкләр

Экспозициягә «рәсми булмаган» рәссамнарның эшләре дә кертелгән, алар рәсем сәнгатендә яңа алымнар һәм башка пластик тел булдырырга тырышкан.

6 нчы октябрьдә Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Союз сәнгате» күчмә күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Күргәзмәдә 1920-1980 елларда совет сынлы сәнгатен үстерүнең төп юнәлешләре күрсәтеләчәк. Килүчеләр РОСИЗО фондларыннан, Дәүләт Третьяков галереясыннан, Россия Рәссамнар берлегеннән, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм аларга ярдәм фондыннан рәсем, графика һәм скульптура белән таныша алалар.

Мәсәлән, чәчәк атучы һәм бәхетле җәмгыятьнең яшәешен идеаллаштырган социалистик реализм рәссамнар Александр Дейнеки һәм Юрий Пименов хезмәтләрендә тәкъдим ителгән. Зур төзелешләрнең һәм космосны үзләштерү вакытының энергиясен белдерү омтылышы «кырыс стиль» өчен хас, аның нигез салучылары һәм иң танылган вәкилләре булып Таир Сәлахов, Виктор Попков, Гелий Коржев һәм башкалар санала.

Экспозициягә «рәсми булмаган» рәссамнарның эшләре дә кертелгән, алар рәсем сәнгатендә яңа алымнар һәм башка пластик тел булдырырга тырышкан. Шулай ук күргәзмәдә Белоруссия, Кавказ арты, Балтыйк буе, Урта Азия һәм Украинаның милли рәсем сәнгате мәктәпләренең чәчәк атуын күрергә мөмкин.

Күргәзмәне агымдагы елның 4 нче декабренә кадәр карарга була, моңа кадәр аны Сургутта һәм Төмәндә тәкъдим иттеләр. Проект Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Мәдәният территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

СССР төзелүгә 100 ел 2022 елның 30 нчы декабрендә була.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев