Казанда тагын бер яшьләр үзәген ачарга ниятлиләр
Бишбалта бистәсенең янгын депосы бинасында яшьләр үзәге ачу планлаштырыла.
Бу хакта Казан шәһәре Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге инициатива ТР Рәисе Р.Н.Миңнехановка шәһәрнең тарихи үзәге объектларын карау барышында тәкъдим ителгән. ТР Рәисе инициативаны хуплаган һәм бинаны тикшерүне йөкләгән.
Янгын депосы бинасы – ул XX гасырның беренче яртысында төзелгән кыйммәтле шәһәрне формалаштыручы архитектура объекты. Соңгы елларда депос ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балансында була. Бинаны авария хәлендә дип таныганнар һәм сүтергә ниятләгәннәр, әмма объектны 2016 елда активистлар мөрәҗәгатьләре һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән консервацияләү мөмкин булган. Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина бүген депоны яшьләр үзәге итеп үзгәртеп кору проектын тәкъдим итте. Монда булачак конструкторлар һәм инженерлар әзерләү өчен техник юнәлештәге дәресләр үткәрергә тәкъдим ителә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев