Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда татар хатын-кызы темасына багышланган күргәзмә-рефлексия ачыла

Бу – бүгенге көн татар хатын-кызы темасына рефлексия – кем ул, нинди, бүген аңа карата «тиешлек» категориясе кулланыла аламы, ул үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән нинди мөнәсәбәттә.

17 декабрьдә ES Gallery студиясендә (Островский урамы, 98) «TATARKA. КТО Я» дигән күргәзмә ачыла. Бу – бүгенге көн татар хатын-кызы темасына рефлексия – кем ул, нинди, бүген аңа карата «тиешлек» категориясе кулланыла аламы, ул үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән нинди мөнәсәбәттә.

Күргәзмәгә килүчеләр Иван Айвазовский картинасы, Карина Гыйззәтуллина һәм Фәнис Низамов фотохезмәтләре, Алиса Гулканян видеоколлажы, Даниил Вторушинның «Сөембикә» картинасы белән таныша алачак. Күргәзмәнең авторы һәм кураторы – Элина Сәфәрова, оештыручылары - ES Gallery һәм Bespoke Architects архитектура студиясе.

Күргәзмә 17 февральгә кадәр көн саен 12.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Керү ирекле.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев