Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Татарстанның халык шагыйре Зөлфәткә истәлек тактасы ачыла

Бүген 16.00 сәгатьтә Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәткә (Дөлфәт Маликов) истәлек тактасын ачу тантанасы булачак.

Бүген 16.00 сәгатьтә Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәткә истәлек тактасын ачу тантанасы булачак. Истәлек тактасы, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды һәм Мәдәният министрлыгы тырышлыгы белән, Татарстан урамындагы 7 йорт фасадына урнаштырылачак.  Чараны Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук бүген 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

 

Зөлфәт, чын исеме Зөлфәт Госман улы Маликов 1947 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965 — 1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә.

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.

1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең урысча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев