Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда “Тоталь диктант” акциясе узачак

Акция барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында мәдәни агарту максаты белән ел саен үткәрелә.

2023 елның 8 апрелендә Казанда “Тоталь диктант” акциясе уздырылачак. Акция барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында мәдәни агарту максаты белән ел саен үткәрелә.

8 апрельдә инде егерменче тапкыр катнашучылар үзләренең дөрес яза белү күнекмәләрен тикшерә һәм заманча рус әдәбияты белән таныша алачак. Бу юлы диктант өчен текстны язучы Василий Авченко әзерләгән.

Акциянең максатлары - һәр кешегә дә дөрес яза белү мөһим икәнен күрсәтү; рус телен өйрәнүнең авыр, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч һәм файдалы икәненә инандыру, русча яза һәм сөйләшә белүчеләрне үзара берләштерү.

“Тоталь диктант”- волонтерлар һәм активистлар көче белән үткәрелә торган иҗтимагый проект. Оештыручысы- Новосибирск шәһәренең “Тотальный диктант” фонды. Акциядә яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм сәяси карашларына бәйсез рәвештә һәркем катнаша ала.

Казанда акция 14.00дә башлана һәм шәһәрнең 28 площадкасында үткәрелә.

Теркәлү һәм катнашу турындагы информацияне тулырак https://totaldict.ru/kazan/?city=44 рәсми сайтында белә аласыз. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев