Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Түбән Кама театры гастрольләре

Февральдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә.

Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев әйтеп үткәнчә, спектакльләр Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә уйналачак, шулай ук Казанның кайбер Мәдәният йортларында күрсәтеләчәк. 

- Хәзерге көндә репертуарда 50дән артык спектакль бар. Театрга барысы да якын булуына карамастан, монда алып килү өчен сайларга туры килде. Зур җаваплылык тоеп, Лев Толстойның "Холстомер"ын ("Алаша") алып килдек. Ни өчен зур җаваплылык дим, чөнки ниндидер ат тормышына багышланган әлеге спектакль гади генә түгел. Ә инде  "Гөргөри кызын бирә" (Туфан Миңнуллин) пьесасы безнең театр өчен махсус язылган иде. Бу Зәй ягы керәшеннәренә багышланган әсәр. Аны Туфан абый санаторийда вакытта язды. Ләкин көннәрдән бер көнне укытучым Марсель Сәлимҗанов шалтырата: "Бу пьеса миңа бик ошады, ләкин Туфан абыең синнән сорарга куша", - ди. Мин ничек инде укытучыма бирми кала алам? Ул "икебез дә куйыйк" дигән иде, тик мин курыктым. Камал театрында "Гөргөри кияүләре" куелды. Еллар үтте һәм мин бу әсәргә кайтасы иттем - бүгенге көндә спектакль театрыбызда бик зур уңышлар белән бара, - диде Рөстәм Галиев.

Шулай итеп, 14-15 февральдә Түбән Кама театры тарафыннан Камал театры сәхнәсендә "Алаша", "Сүнгән йолдызлар" (Кәрим Тинчурин), "Гөргөри кызын бирә" спектакльләре күрсәтеләчәк. Режиссеры - Рөстәм Галиев.

12 февральдә  "Московский" мәдәни үзәгендә, 13 февральдә А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә Ркаил Зәйдулланың "Нәгыймә" спектакле уйналачак.

фото: театрның вк-төркеменнән

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев