Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАНДА ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ТУКАЙ БӘЙРӘМЕ

Бүген олуг шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Туган тел  һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары Казанда иртәдән үк башланып китте.  

Бүген олуг шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Туган тел  һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары Казанда иртәдән үк башланып китте.  

9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантлар катнашында Тукай һәйкәленә (Тукай скверы) чәчәкләр салу  тантанасы узды.

Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында республикабызның танылган сәнгать әһелләре катнашында бәйрәм концерты булып узды. Концерт башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов залдагыларны Туган тел  һәм Г.Тукайның туган көне белән котлады. Халык шагыйренең талантына, шәхесенә аерым тукталып узды. “Тукай милләтебезнең рухи һәм иҗади үсешендә юл күрсәтүче йолдыз. Бүген безнең алда туган телнең  һәм татар халкының мәдәни мирасын саклау , аны киләчәк буынга сакчыл тапшыру кебеккатлаулы бурыч тора”, - диде Президент үз чыгышында. Шулай ук,  ил башы бәйрәм сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенең быелгы лауреатларын да котлады.

Быелгы лауреатлар икәү генә: “Безнең Мирас” журналының баш мөхәррире, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоров. 
Театр урамында Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Габдулла Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме 13:00 дә башланып китте. Биредә төрле елларда Тукай бүләгенә лаек булган шагыйрьләр үзләренең ялкынлы шигырьләрен укый... 

Соңыннан 16:00 сәгатьтә Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә йомгак ясалачак. Яшьләр катнашында зур гала-концерт булуы көтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев