Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда XVIII гасыр Коръән кулъязмалары һәм ТР мөфтиенең шәхси коллекциясеннән китаплар тәкъдим ителәчәк

16 нчы майда Казан Кремлендә изге китапның беренче басма текстының 220 еллыгына багышланган «Казан Коръәне» күргәзмәсе ачылачак.

Музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Казан федераль университетының фәнни китапханәсе коллекциясеннән уникаль әйберләр тәкъдим ителәчәк. Алар арасында XVIII гасыр Коръәненең татар кулъязмалары, 1803 елгы Коръәннең беренче басма нөсхәләре, татар дин әһелләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев һәм башкаларның кулъязмалары һәм китаплары бар.

Экспозиция XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында Коръәнне нәшер иткән вакыттагы нәшрият, каллиграфик табышларының күптөрлелеген чагылдыра. Күргәзмәдә Казан Кремле фондларында сакланучы сирәк басмалар күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә советлар Россиясендә басылган, шулай ук Япония (1934) һәм Финляндиядә (1969) татар эмигрантлары тарафыннан нәшер ителгән Коръән китаплары тәкъдим ителәчәк.

Хәзерге басмалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан басмасын популярлаштыруга керткән зур өлешен күрсәтә. Музей һәм китапханә коллекцияләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәхси коллекциясеннән, Казан мәчетләре китапханәләреннән сирәк очрый торган Коръән тулыландыра.

Күргәзмә Казан Коръәнен дөньякүләм әһәмияткә ия феномен буларак билгеләүче заманча тикшеренүләр белән таныштыра. Ул Россия һәм «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum 2023» халыкара икътисади форумы алдыннан ачыла һәм Казанны мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре буларак тәкъдим итә.

Чара ачылышы 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда булачак, ә экспозиция үзе көн саен 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев