Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Яңа ел тамашалары уза

Казанда 1-5 нче гыйнварда Касә янында тамашаларны Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы, Сәетгалиев исемендәге, «Яшьлек», «Северный» мәдәният йортлары һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге күрсәтәчәк.

Казанда 1-5 нче гыйнварда Касә янында тамашаларны Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы, Сәетгалиев исемендәге, «Яшьлек», «Северный» мәдәният йортлары һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге күрсәтәчәк. 

Программада Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары һәм Ел символы – куян белән уеннар каралган. 7 нче гыйнварда яшьләр сәясәте, 8 нче гыйнварда мәгариф учреждениеләре үз программасын тәкъдим итәчәк. Кунаклар өчен әкияти тамашалардан соң 1-4 нче гыйнварда Казан шәһәр филармониясе артистлары рус һәм татар телләрендә Яңа ел хитлары белән чыгыш ясаячак. Көн саен 17:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Казанның рәсми сайты хәбәр итә. 

«Шулай ук каникул көннәрендә Казан паркларында мәдәни үзәкләрнең һәм циркның яшь артистларыннан «Кыш Бабай эмоцияләре» һәм «Могҗизалар чемоданы» спектакльләре булачак. Интерактив форматта артистлар тамашачыларны яңа ел тылсымына чумдырачак, биюләр һәм әйлән-бәйләннәр белән аларның күңелен ачачак», - ди шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев