Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда «Яңа китап фестивале» узачак

Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программалары, лекцияләр, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр, шулай ук махсус проектлар әзерләнә, алар арасында экскурсияләр һәм «Смена» лейблын ачу да бар.

4 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең «Яңа китап фестивале» узачак. Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программалары, лекцияләр, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр, шулай ук махсус проектлар әзерләнә, алар арасында экскурсияләр һәм «Смена» лейблын ачу да бар.

«Кызганычка каршы, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, быел бөтен кеше өчен гадәти китап ярминкәсен уздырып булмаячак, әмма шуңа да карамастан казанлыларның фестиваль атмосферасына күмелә алуларына без бик шат, – дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар. – Кунакларны уникаль чараларга бай булган өч көнлек программа көтә. Шулай ук бу көннәрдә шәһәрлеләрнең «Смена»да Казан рәссамнары һәм музыкантларының масштаблы экспозиция проектын карау мөмкинлеге дә булачак.

Фестивальгә билгеле бер вакытка бәйле рәвештә бушлай алдан теркәлү буенча гына кереп булачак. Әгәр чарага килү мөмкинлеге булмаса, оештыручылар үзәк белән элемтәгә керүне сорый. Мондый очраклар өчен фестивальне оештыручылар барлык теләүчеләргә бушлай китаплар китерүне оештырачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

Фестиваль «Смена» Заманча мәдәният үзәге һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев