Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАНДА ЯҢА ВАКЦИНАЦИЯ ПУНКТЫ АЧЫЛДЫ

Казанда «АК БАРС-Мед «ИК» ҖЧҖ филиалы территориясендә Островский урамында коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү пункты ачылды.

Казанда «АК БАРС-Мед «ИК» ҖЧҖ филиалы территориясендә Островский урамында коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү пункты ачылды.

Процедураны Казанның 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре үткәрә.

18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр паспорт яки СНИЛС булганда прививка ясый ала. Вакцинация бушлай ясала, алдан язылу таләп ителми. Островский ур., 38, 3 кат, 312 кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итәргә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.

Прививкадан соң организмның индивидуаль реакцияләре булырга мөмкин. Вакцина кертелгәннән соң беренче өч көндә температура күтәрелү ихтимал. Температура югары күтәрелсә һәм начар хис иткәндә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Профилактиканың барлык кагыйдәләрен үтәргә, шул исәптән битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк.

Якын арада мондый пунктлар Әлмәттә һәм Чаллыда ачылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев