Яңалыклар
Казанда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” патриотик акциясе узачак
Акциядә иҗат коллективлары, җырчылар, шулай ук патриотик җәмәгатьчелекнең чыгышлары планлаштырылган.
23 сентябрьдә, ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар башлану көнендә, республиканың иҗтимагый һәм патриотик оешмалары Җиңү паркында митинг уздыра. Патриотик митинг «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» шигаре астында үтәчәк. Акция ватандашларга, Россия Президенты һәм Россия Кораллы Көчләренә теләктәшлек белдерү максатын күздә тота. Әлеге чара көндезге сәгать 3тә башлана.
Акциядә иҗат коллективлары, җырчылар, шулай ук патриотик җәмәгатьчелекнең чыгышлары планлаштырылган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев