Казандагы яңа мәчет комплексы Кырлай паркы урынында төзеләчәк
Казан Җәмигъ мәчетенә Казан Җәмигъ мәчетенә нигез ташы 20 майда салыначак, төзелеш эшләрен көз көне башларга ниятлиләр.
Бүген Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен эшләүгә халыкара бәйге игълан ителде. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтүенчә, мәчетнең кайчан кулланышка тапшырылуы билгесез.
“Җәмигъ мәчете кайчан ачылуны төгәл әйтү кыен. Бу иганә ярдәменә дә, башка факторларга да бәйле. Кыска вакыт эчендә мәчетне төзеп бетерүгә бөтен көч куелачак. Ул Казан гына түгел, бөтен Татарстан территориясендә фундаменталь объектларның берсе булачак”, - диде ул матбугат конференциясендә.
Җәмигъ мәчетен төзү Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча федераль чаралар планына кертелгән. Ул 10 мең кешене сыйдырыр дип көтелә. Яңа мәчет комплексын төзүгә Казан шәһәрендәге мөселманнар санының шактый күп булуы да этәргән. Мисал өчен, Ураза һәм Корбан гаетләре вакытында Казан мәчетләренә 30 меңнән артык мөселман җыела.
Хәзерге вакытта комплексның проект-смета документациясен әзерләү эшләре бара. Казан Җәмигъ мәчетенә нигез ташы 20 майда салыначак, төзелеш эшләрен көз көне башларга ниятлиләр.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев