Логотип Идель
Яңалыклар

«Казанга гашыйк бул»: шәһәрнең туристлык потенциалы турында видеороликлар конкурсы башлана

17 нче апрельдә ТР башкаласында «Казанга гашыйк бул» видеороликлар конкурсы башлана, ул 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучыларга шәһәрнең туристлык потенциалы булган урыннары, вакыйгалары яки объектлары турында видеоролик әзерләргә тәкъдим итәләр. Аны смартфонга яки профессиональ камерага төшерергә мөмкин. Эшне YouTube видеохостингында яки ВКонтакте социаль челтәрендә #ВлюбисьвКазань хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Автор бердән артык эш тәкъдим итмәскә тиеш. Видеоның тәкъдим ителгән форматы: mp4, mpeg, avi, хронометраж – 5 минуттан артык түгел. ТР башкаласы тарихы, анда яшәүчеләр, сәяси контексттан тыш әһәмиятле вакыйгалар турында искә алулар, Казан һәм шәһәр халкы өчен матур күренешләр, теләкләр һәм котлаулар куллану рөхсәт ителә.

Иң яхшы эшләр биш номинациядә билгеләнәчәк: «Казан: гастрономик караш», «Романтик Казан», «Архитектур Казан», «Спортлы Казан» һәм «Казан – халык күзлегеннән».

Гран-при иясе кунакханәдә яшәүне, иң яхшы милли рестораннарга баруны, төп истәлекле урыннар буйлап экскурсияне, татар милли театрында спектакль карауны үз эченә алган «3 миллионлы турист туры» маршруты буенча сәяхәткә ия булачак.

Җиңүчеләр арасында шулай ук аш-су савытлары җыелмасы һәм кулинария турында китап, электр самокат, GoPro экшн-камерасы, спорт инвентаре һәм Казан кунакханәсендә яшәү уйнатылачак. Шулай ук яхшы хезмәтләр авторларын махсус бүләкләр һәм грамоталар көтә.

Оештыручы булып Казанның туризмны үстерү комитеты тора. Конкурс халыкның шәһәрнең туристлык потенциалын пропагандалауга һәм туризмны үстерүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев