Казанлылар Бауманда «Зәлидә» уенын уйнады
9 августта Бауман урамында җырлы-биюле «Зәлидә» уены үтте.
9 августта Бауман урамында җырлы-биюле «Зәлидә» уены үтте. Казан Мэриясе оештырган әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы.
Мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрде. Чара җанлы музыка астында үтте. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызчы Фәнил Вилданов ярдәмгә килде.
Чара биючеләр перформансыннан башланды, мастер-класс һәм уеннар белән дәвам итте. Катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен – «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру», «чыршы»ны өйрәнде һәм түгәрәктә җырлап-биеп күңел ачты.
«Төрле мәйданнарда уздырылган татар биюләренә багышланган җыеннарыбыз татарны туплау ноктасына әйләнеп килә. «Ярмәк вагы», татар халык биюләренә, чечетка, аэробикага багышланган дәресләргә кеше аеруча күп җыела. Бик күпләр рәхмәт сүзләреннән кала, элеккеге «пятачок»ларны кайтаруны да сорап мөрәҗәгать итәләр. Безнең төп максат – хәрәкәтләр аша татар телен өйрәтү, шул ук вакытта фольклорны саклау, бию сәнгатенә кызыксыну уяту. Әлеге мастер-класслар татарларның очрашу урынына да әверелә башлады. Быел Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мэриясе проектларын хуплады һәм безнең тәҗрибәне башкаларга да өйрәнергә дигән фикер җиткерде. Бу сүзләрне Алабуга шәһәре җитәкчеләре күтәреп тә алды. Июль аенда анда барып, татар җәмәгатьчелеге белән очраштым, безнең башлангычларны сөйләгәннән соң, стратегик сессия ясадык. Сессия ахырында җыелганнарның күпчелеге нәкъ менә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын үзләрендә дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Һәм бу көннәрдә хәбәр алдык – Алабуга инде «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не уздыра да башлаган», – дип сөенече белән бүлеште Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен өйрәнде, парлап биеде, «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка» уеннарын уйнады. Алар барысы да «Зәлидә» уены форматында үтте. «Капка» аша узганда, катнашучылар өйрәнгән хәрәкәтләрен күрсәтте. «Зәлидә» уены буенча мастер-классны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә теләп катнашты. Шундыйларның берсе – чарага махсус килгән казанлы Илнар Шаһивәлиев.
«Әлеге проект – Казан халкына да, кунакларына да бик кызыклы чара. Татар биюләрен туйларда күргәнем бар, ләкин беркайчан да үзем шушылай махсус өйрәнгәнем булмады. Бу әйберләр шәһәрләрдә дә, авылларда да онытылып бара. Милләтнең, халыкның тарихи ядкәрьләре онытылмасын, мондый чаралар күбрәк булсын иде», – диде ул.
«Зәлидә» уенында Лаеш районыннан килүчеләр дә теләп катнашты. Зөфәр әфәнде Шәйдуллин әйтүенчә, ул биредә бию хәрәкәтләрен өйрәнгән, рәхәтләнеп биегән. Барлык оештыручыларга да рәхмәтләрен дә җиткерде катнашучы.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев