Казанлылар эсседән шәһәр метрополитенында кача ала
Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана, тәүлеклеклек температура нормадан 9 һәм аннан да югарырак.
Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана, тәүлеклеклек температура нормадан 9 һәм аннан да югарырак. Кызулыктан ничек котылу турында киңәшләрне санитария табиблары бирә, ә вакытлыча сыену урыны шәһәр метрополитенында табарга мөмкин. Казан җир асты платформаларында һава температурасы нибары 11-13 градус җылы, вестибюляларда 11-15 градус тәшкил итә.
Пассажирлар өчен уңайлы температура режимын метрополитенның барлык станцияләрендә вентиляция системасы тәэмин итә, ә вагоннарда – һава суыру җайланмалары һәм кондиционерлар. Шулай итеп, хәзер пассажирларга өч төрле күчмә состав: «Чех», «Русич» һәм яңа «Мәскәү»поезды хезмәт күрсәтә. Казанда барлыкка килгән беренче поездларда («Чех») һава суыру җайланмалары урнаштырылган һәм форточкалар ачыла. Хәрәкәт вакытында һава салонга эләгә һәм шул рәвешле аның циркуляциясе бара. «Русич» һәм «Москва» составларында кондиционерлар урнаштырылган. «Чех» вагоннарында һава температурасы нульдән 16-20 градуска кадәр җитә, «Русич» вагоннарында – 16-18 градус, «Москва» поездында – 15-20 градус. Поездларның хәрәкәт интервалы эш көннәрендә һәм пик сәгатьләрендә 6 минут 10 секунд тәшкил итә, дип хәбәр итәләр «Метроэлектротранс» МУП.
Шул ук вакытта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре эссе һава шартларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.
Санитар табиблар ачык урында да, биналарда да һаваның югары температурасы сәламәтлекнең, барыннан да элек, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм балаларның хәленә начар йогынты ясарга мөмкин, дип искә төшерә. Кызу һава торышы хроник авыруларның кискенләшүен китереп чыгара, ә кайбер очракларда организмның кызуына һәм сәламәтлекнең кискен начарлануына китерә. Эссе сугу хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев