Казанлылар «типтереп» биеделәр
Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе.
20 июльдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты бу юлы мишәрләренең бию үзенчәлекләре белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә - бәрәкәт» бию дәресләре Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Тагын бер мөһим үзенчәлек: бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.
Мишәрләре фольклор бию үрнәкләренә багышланган «Типтереп бию» программасы биючеләрнең перформансыннан башланып китте. Интерактив программа кысаларында тамашачылар мишәрләрнең халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән танышты. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста инструменталистлар командасы җавап бирде: саф, дәф, джембо һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курайда - Ильяс Фәрхуллин, баянда «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин уйнады.
Уеннар белән үрелеп баручы мастер-классның остазлары, профессиналь биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты, педагог-балетмейстеры Фәнис Хәйруллин. Бию дәресе кичәсенең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.
Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен өйрәнде, бер-берсе белән танышты, парлап биеде, «Түгәрәк уен», «Утын уен», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер», «Сылбыр» уеннарын уйнады. Чувашстанда урнашкан Урмай авылы кызы Рәзинә «Алтын басу» биюен күрсәтте.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең матбугат хезмәте.
фото авторы: Валера Копылов.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев