Логотип Идель
Яңалыклар

Казанлыларны Себер татарлары биюләренә өйрәтәчәкләр

Казанның Кабан күле буенда 29 нчы июньдә быел өченче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресе узачак.

Бу юлы барлык теләүчеләрне Себер татарлары биюенә өйрәтәләр.

«Аяк-уен» программасы спектакльдән башланачак. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнаячак. 

Шулай ук бу кичәдә Себер татарларының халык җырлары да яңгыраячак, аларны җырчы, тальянчы һәм мультимузыкант Айдар Низамов башкарачак. 

Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк. Алар арасында педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков һәм башкалар бар. 

Дәрес Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында үткәреләчәк. Башлану вакыты 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел ул тулысынча татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Мастер-класслар һәр пәнҗешәмбе көнне 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда бушлай уза.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев