Казанның 175нче гимназиясендә атыш турындагы эш судка тапшырылган
Хөкем ителүче - шушы ук гимназияне тәмамлаучы егет. Узган елның 11 маенда ул мәктәпкә кереп атыш оештырды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше үлде.
Казанның 175не гимназиясендә атыш турындагы җинаять эше Татарстанның Югары судына тапшырылды. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хөкем ителүче - шушы ук гимназияне тәмамлаучы егет. Узган елның 11 маенда ул мәктәпкә кереп атыш оештырды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше үлде. Бу егет гаебен таныган. Якын арада беренче утырыш көне билгеләнәчәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Генераль прокуратура 175нче гимназиядәге атыш турындагы эшне судка җибәргән иде.
Егеткә берьюлы берничә маддә – үтерү һәм һөҗүм итү, шулай ук шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау буенча гаепләү белдерелгән. Психолог-психиатрия экспертизасы казанлыны үз акылында булган һәм җинаять җаваплылыгына ия дип таныды.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев