Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде
Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
Леттеринг (хәрефләр ясау сәнгате – ред. иск.) Хрущев авышлыгы диварына төшерелгән. Бер яктан, татар телендә шагыйрь Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән, икенче яктан – аларның рус теленә тәрҗемәсе.
Мурал Orchestra бюросы архитекторлары эшләгән территорияне төзекләндерү концепциясе кысаларында ясалган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Киров дамбасыннан Кремльгә кадәр Яр буеның яңа участогы шәһәр һәм Республика көнендә ачылды. Җәмәгать киңлеген Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин карады.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев