Казанның Яшьләр парламентына конкурс старт алды
Казанның яшьләр парламентына шәһәрнең 25 актив кешесе – предприятиеләрнең яшь лидерлары, иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, үз-үзләрен күрсәтүчеләр, иҗади кешеләр һәм башкалар керәчәк.
Татарстан башкаласында Казан шәһәр Думасы каршында яшьләр парламентының икенче чакырылышын формалаштыру буенча конкурс башланды. Анда дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләр булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.
«Бу – үз инициативаларын, карьера амбицияләрен гамәлгә ашыру, хакимият органнары, Казан шәһәр Думасы депутатлары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу өчен менә дигән мөмкинлек. Һәм иң мөһиме, минем фикеремчә, бу – тормышны ничек күрәсез, шул рәвешле яхшы якка үзгәртү өчен менә дигән форсат. Яшьләр хәзерге заман, тиз үзгәрүчән дөньядагы яңа юнәлешләр һәм агымнарны иң яхшы белүчеләр», – дип мөрәҗәгать итте Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рәфыйкова «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә узган матбугат конференциясендә.
Казанның яшьләр парламентына шәһәрнең 25 актив кешесе – предприятиеләрнең яшь лидерлары, иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, үз-үзләрен күрсәтүчеләр, иҗади кешеләр һәм башкалар керәчәк.
«Без 18 яше тулган һәм ниндидер сәяси амбицияләре булган яшьләргә, тәҗрибә булмау сәбәпле, Казан шәһәр Думасы депутаты булу авыр булачагын аңлыйбыз, - дип аңлатты Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе рәисе Евгений Чекашов. – Яшьләр тәҗрибә тупласын, үз мәнфәгатьләрен якласын, Казан шәһәр Думасы депутатларына үз инициативалары белән тынычлык бирмәсен, тулаем халык белән аралашсын һәм шул ук хакимият органнары өчен кадрлар резервы булсын өчен без яшьләр парламенты булдырдык».
Кандидатлардан гаризалар 21 нче ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Катнашучыларга анкета тутырырга һәм аңа сайлау алды программасы, фотография, видеовизитка һәм кандидатураны карау турында гариза бирергә кирәк.
21 нче ноябрьдән 27 нче ноябрьгә кадәр конкурсның оештыру комитеты кандидатларны сайлап алачак. 1 нче декабрьдән 3 нче декабрьгә кадәр яшьләр парламенты составында гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк проектларны һәм инициативаларны яклау узачак. «Бу чакырылышта без инициатива күрсәтергә тәкъдим итәбез. Парламентка килүче кеше, тәнкыйтьләп кенә калмыйча, үз проектларын да тәкъдим итәргә тиеш», – дип аңлатты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина. 5 нче декабрьдән 14 нче декабрьгә кадәр kzn.ru порталында кандидатлар өчен ачык тавыш бирүне оештыралар. Нәтиҗәләр 15 нче декабрьдә билгеле булачак.
«Әгәр сез актив, шәп, көр күңелле булсагыз һәм үз проектыгыз, шәхесегез белән сезне сайлаучыларны кызыксындыра алсагыз, димәк, сезнең мөмкинлегегез бар. 18 яшьтә дә бик күп проектлар күрсәтергә һәм бу кешеләрне кызыксындырырга мөмкинлеген яхшы аңлыйбыз бит. Без яшьләр активистларын гына түгел, блогерларны, шәһәр проблемасын күрүче, аның турында күп сөйләүче, социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләүче яшьләрне дә көтәбез. Безгә килегез һәм тәнкыйтьләгез, без шул рәвешле алга барачакбыз», – дип өндәде Е.Чекашов.
Аның сүзләренчә, Казан шәһәр Думасы депутатлары белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге икенче чакырылышта катнашучылар өчен тагын бер яңалык булачак. «Яшьләр парламентының һәр депутатын без Казан шәһәр Думасы депутатына ярдәмче буларак беркетәчәкбез. Бу остазлык сәясәте булачак, син үз казаныңда гына кайнап һәм парламент буенча хезмәттәшеңнең ни эшләгәнен күзәтеп калмыйсың, ә өлкән иптәшләрең белән тыгыз аралашасың, актив позицияләреңне җиткерәсең, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә перспективалар хакында фикер алышасың. Әлбәттә, тәҗрибә туплыйсың», – дип дәвам итте Е.Чекашов.
Шулай ук яшьләр парламенты депутатларының өстенлекләре нигезендә комиссия формалаштырылачак, анда укучылар үз белемнәренә һәм күнекмәләренә йөз тотачаклар. Шулай итеп һәркем үз көчен күрсәтә алачак. Һәр комиссиянең үз рәисе сайланачак. Ә чакырылышта катнашучыларның берсе парламентны үзе дә җитәкли алачак.
«Яшьләр парламентында без шәһәр киләчәгенә битараф булмаган, әлеге шәһәрне тагын да матурайтырга һәм яхшыртырга омтылган егет-кызларны күрергә телибез. Кул кушырып утырмаска, хакимият турында читтән генә сөйләшүдән туктарга, аңа килергә, нидер үзгәртергә, хәл итәргә, исбатларга тырышырга вакыт. Казан шәһәр Думасыннан соң Дәүләт Советына, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына киткән парламентарийларның мисаллары бик күп», – дип тәмамлады сүзен Е.Чекашов.
Исегезгә төшерәбез, Казанның яшьләр парламенты 2020 елда оешты. Аның командасы яшьләр мохитендә киеренкелек дәрәҗәсен киметү, яшьләрнең социаль юнәлешле проектларын һәм инициативаларын эшләү һәм тормышка ашыру, хокукый культураны күтәрү һәм киң яшьләр массалары арасында актив гражданлык позициясен формалаштыру һ.б. мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә.
Ике ел эчендә Яшьләр парламенты 2,5 мең кеше катнашында 44 чара үткәрде. Август аенда Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә шәһәр Мэры Илсур Метшин органның яңа составына дәвамчанлыкны саклап калу һәм халык файдасына эшләүне дәвам итү генә түгел, яшьләрнең проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән инициативаларны әзерләү процессында активрак булу да мөһимлеген билгеләп үтте.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев