Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе «Кырлай» урынында парк төзү теләген белдерде
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы урынында яңа иҗтимагый киңлек төзү теләген белдерде.
Казанлылар дирекциягә, әлеге җирне сатып алып, биредә парк ясау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.
«Без дә анда парк булуын телибез. Өстәвенә, аның янында «Манзара» паркын төзергә ниятлиләр. Әлеге ике территорияне тоташтырып, «Казан» Гаилә үзәгенә кадәр килеп җитү идеаль булыр иде», - диде Латыйпова.
Шул ук вакытта, ул әлеге территория уңаеннан шәһәрнең нинди планнары барлыгы белмәвен әйтте, чөнки дирекция иҗтимагый киңлекләр төзү белән түгел, аларны «активлаштыру белән генә» шөгыльләнә.
«Манзара» паркы Казансу буендагы 12 иҗтимагый киңлекнең берсе булыр дип көтелә – ул Кремль һәм Киров дамбалары арасында урнашачак.
Латыйпова хәбәр иткәнчә, француз архитекторы Мишель Пенаның «Казан» Гаилә үзәге янында «Горизонтлар паркы» булдыру проекты да гамәлгә ашырылачак – Башкарма комитет аны шәһәрнең генераль планына кертергә тырыша.
Искәртеп узабыз, Казанда «Кырлай» аттракционнар паркын узган елның апрелендә сүтә башладылар. Биредә Җәмигъ мәчете төзелер, ә «Кырлай» паркы «Парк Хаус» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкка күчерелер дип фаразланган иде. Әмма архитекторлар май ахырында тәкъдим иткән проекттан күренгәнчә, мәчет Адмиралтейство бистәсендә төзеләчәк – ул су эчендәге кара куб рәвешендәге бина булачак.
Аттракционнар паркына килгәндә, июнь ахырына кадәр «Тулпар» паркын файдалануга тапшырырга ниятлиләр – ул ипподром янындагы территориядә төзелә. Парк масштаблы проектны гамәлгә ашырганчы «Кырлай»ны вакытлыча алыштырыр дип көтелә.
Чыганак: Татар информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев