Логотип Идель
Яңалыклар

Күңел ачу индустриясе китап укуны кысырыклап чыгара?

Россиядә соңгы 20 елда китап укуга кызыксыну сизелерлек кимеде. Сәбәбе - массакүләм мәгълүмат чараларының глобальләшүе һәм күңел ачу индустриясенең шомлы үсеше.

Россиядә соңгы 20 елда китап укуга кызыксыну сизелерлек кимеде. Сәбәбе - массакүләм мәгълүмат чараларының глобальләшүе һәм күңел ачу индустриясенең актив үсеше. Бу хакта Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева КФУда узган Казан халыкара лингвистик саммитында чыгыш ясаганда белдерде.

"Соңгы 20 елда уку статусы, аның роле, Россия җәмгыятенең аңа мөнәсәбәте, дөньяның күп илләрендәге кебек үк, бик нык үзгәрде. Укуга кызыксыну кимү гаммәви мәгълүмат чараларының глобальләшүе һәм күңел ачу индустриясенең көчле үсеше белән бәйле. Алар укуны абруйлы мәгълүмат чыганагы буларак та, рәхәт  ял формасы буларак та кысырыклап чыгара», — диде Васильева.

Ул ассызыклаганча, соңгы социологик сораштырулар Россиядә укучы балалар гына түгел, югары белемле кешеләр дә китап укырга кызыксыну сизелерлек кимегән. Ягъни гаиләдә уку культурасының кимүе турында сөйләргә нигез барлыкка килә, дип билгеләп үтте спикер, дип яза Бизнес-онлайн.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев