Логотип Идель
Яңалыклар

Күңелдә - бәйрәм, тышта - давыл...

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Республикада яшенле яңгыр көтелә. Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген Татарстан территориясендә һәм Казанда җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлек белән исәчәк, ә көчәйгәндә секундына 24 метрга җитәргә мөмкин.

Иртәгә көндез аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр көтелә, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем ихтималы аз.

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил секундына 15-20 метр, ә көчәйгәндә 24 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, көндез +11…+16 градус булачак.

3 майда аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4…-1, көндез +14…+19 градус булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: һава торышы,яз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев