-
«Кырлай» урынына аттракционнар паркын проектлый башладылар Яңа парк элеккегесенә караганда 4 тапкырга зуррак булачак.
-
"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була.
-
«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
-
Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кер юу машинасын уйлап тапкан җәннәткә эләксәен дигәннән...
"Матбугат.ру" инстаграмында бер кызыклы пост элгәннәр әле. Шуны бүген җибәрделәр дә, дәү әниемнең бик озак вакыт кер юу машинасы алырга теләмәгән чаклары искә төште. Хәер ул инде күптән керләрен кулдан юмый, машинада гына юдыра.
Кем уйлап чыгарган дигәннән, бер легендасы бар аның, имеш, татарлар арасыннан берәү булган ди. Озак юлдан өйгә кайтканда бер юлчы пычыранган керләрен чиләккә тутырып соңынан юар өчен сабынын да шунда салган икән дә, арба кырыена элеп куйган. Кайтканда яңгыр башланган, чиләккә су тулган. Ташлы юлдан кайтып җиткәнче тегенең керләре шылдыр-былдыр килеп чип-чиста булып юылганнар ди.
Шулай да беренче булып кер юу машинасына патент алган кеше 1851 елда Джеймс Кинг исемле бер америкалы булган. 1874 елда машина массакүләм җитештерелә башлаган.
Бүгенге көндә Россиянең бик әз өйендә юк ул машина. Ә менә табак савыт юуу машиналары барлыкка килә башлады гына әле. Матбугатка, кер юу машинасын уйлап табучыга рәхмәт укып язган төсле, бер ун елдан табак-савыт юуу машинасын уйлап табучыга да рәхмәт укырлар әле, әйтте диярсез!!
Ә сез, артык акчагыз булса табак-савыт юу машинасы алыр идегезме?
Җавапларны комментарий итеп язып калдырыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз