Логотип Идель
Яңалыклар

Кешбэк программасы буенча ата-аналар алты миллиард сумга якын акчаны кире кайтарган

Барлыгы 13,7 миллиард сумнан артык суммага балалар лагерьларына 420 меңнән артык юллама сатып алынган. "Мир" картасына кешбэк рәвешендә ата - аналарга 6 миллиард сумга якын акча кайтарылды

Балалар лагерьларына сатып алынган юлламалар өчен бүлеп бирелгән 7,5 миллиард сумның 6 миллиарды кире кайтарылган инде, дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

"Барлыгы 13,7 миллиард сумнан артык суммага балалар лагерьларына 420 меңнән артык юллама сатып алынган. "Мир" картасына кешбэк рәвешендә ата - аналарга 6 миллиард сумга якын акча кайтарылды",-дигән Чернышенко.

Балалар кешбэгы программасы кысаларында россиялеләр балалар лагерена юлламаның яртысын компенсацияли. Быел юлламалар сату 31 мартта старт алды һәм җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк, бала лагерьга 1 майдан соң ял итәргә барырга мөмкин. Федераль бюджеттан программаны тормышка ашыру өчен 7,5 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Быел да "балалар кешбэгы" программасы кагыйдәләре элеккечә кала. Юллама өчен «Мир» картасы белән түләгәндә биш көн эчендә юллама хакының 50процентка чаклысын кире кайтарырга мөмкин. Әмма бу сумма 20 мең сумнан артык була алмый. Программа буенча бер балага юлламалар саны чикләнмәгән, күп балалы гаиләләргә исә юллама өчен кешбэк һәр балага аерым бирелә.

Чяыганак: Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев