Кешбэклы акция буенча иң популяр Россия курортлары билгеле
Сәяхәтчеләр арасында Краснодар крае курортларына ихтыяҗ зур – бу төбәккә турлар компания буенча гомуми гаризаларның 55 процентын тәшкил иткән.
Соңгы ике атнада Россия курортларына турларның чирек өлеше кешбэклы акция буенча алынган. Лидерлар арасында Кубань кала, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Слетать.ру» оешмасы директоры Евгений Данилович билгеләп үткәнчә, сәяхәтчеләр арасында Краснодар крае курортларына ихтыяҗ зур – бу төбәккә турлар компания буенча гомуми гаризаларның 55 процентын тәшкил иткән. Шулай ук Санкт-Петербургка, Калининградка, Мәскәүгә һәм Махачкалага да юлламалар актив сатып алынган.
«Быел бронь ясау төрле булды – безнең клиентлар ял итәр өчен Россиянең бөтен төбәкләрен дә диярлек сайлый һәм актив рәвештә экскурсия турлары сатып ала», – диде ул.
«Level.Travel мәгълүматлары буенча, 25 августтан 10 сентябрьгә кадәр Ростуризм акциясе гамәлдә булганда Россия курортларына юлламаларга ихтыяҗ 112 процентка арткан. Чирек өлеше кешбэклар буенча сатып алынган. Уртача чек 46,2 мең, кире кайтарулар уртача 9,2 мең булган», – дип сөйләделәр сервисның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев