Логотип Идель
Яңалыклар

КФУ аспиранты «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» исеменә лаек булды

Быел барлык юнәлешләр буенча республиканың 28 югары уку йортыннан 435 гариза килгән.

Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел әлеге чара 18 нче тапкыр оештырылды.Төп бүләк иясе дип КФУ аспиранты Никита Лихачев танылган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгына сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

«Мин премиядә өченче тапкыр катнаштым. Бу – минем өчен башкаларга үрнәк күрсәтү һәм барысы да юкка булмаганын күрсәтү мөмкинлеге. Барысы да спорттагы кебек килеп чыкты. Барысы да шунда ук чемпион булмыйлар, һәр титул артында зур хезмәт һәм үҗәтлек тора», – ди ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева кулыннан бүләк алган Никита Лихачев. Конкурста җиңү нәтиҗәсендә ул «Алгарыш» программасы буенча чит илдә уку мөмкинлеге алды. 

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясен 18 номинация буенча тапшыралар: 9 индивидуаль һәм 9 коллектив. Быел барлык юнәлешләр буенча республиканың 28 югары уку йортыннан 435 гариза килгән. Иң популярлар номинацияләргә килгәндә, болар – «Ел интеллекты», «Гран-при» һәм «Ел җәмәгать эшлеклесе».

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев