Логотип Идель
Яңалыклар

КФУ ЭКСПЕРТЫ: "ЭССЕ БЕР КАЯ ДА КИТМИ!"

“Әгәр кояш радиациясе, атмосфера циркуляциясе, җир өслегендә җылылык һәм дымлылык белән атмосфера алмашынуы күзәтелсә, бик эссе булачак”.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм доценты Тимур Әүхәдиев җәй көне Казанлыларны нинди һава торышы көтүе турында сөйләде. 

Метеорологик җәй уртача тәүлек температура +15 градустан узгач башлана. Быел Казаныбызга җәй май уртасында ук килде. Шуны әйтергә кирәк, Татарстанда май аенда гына да биш тапкыр температура рекорды теркәлгән. 14 майдан 18 майга кадәр термометр баганалары + 33 градус тамгасына кадәр күтәрелде. Май ае өчен гадәти булмаган һава торышы бүгенге көнгә кадәр саклана. Быел җәйнең иртә килү нәтиҗәсендә шомырт, миләш һәм сиреньнәр бер үк вакытта чәчәк атты. Җәй ахырында гына үсә торган гөмбәләр дә күренә башлады. Яңгырсыз көннәр тупыл мамыгына да рәхәтләнеп очарга ирек бирде.

Юрий Переведенцев җәйнең иртә килү сәбәбен болай аңлатты:

“Әгәр кояш радиациясе, атмосфера циркуляциясе, җир өслегендә җылылык һәм дымлылык белән атмосфера алмашынуы күзәтелсә, бик эссе булачак”.

Синоптиклар фаразлары буенча, быел Татарстанда җәй эссе булачак. Июль аенда һава температурасы нормадан ике градуска югарырак күтәреләчәк. Явым-төшемнәр дә аз көтелә.

“Эсселек беркая да китми, ул булачак. Ә менә явым-төшемнәрнең күләме нормадан күпкә азрак булыр, мөгаен. Әйтик, норма буенча ул 63 мм булырга тиеш, хәзерге вакытта исә бу күләм 25 мм тәшкил итә. Бу хәл борчуга сала, чөнки явым-төшемнәр безгә бик кирәк”, - ди Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Киләсе ун көндә Татарстанда һава температурасы нормадан 4-5 процентка артык булачак.

“Кырау сугу, суыклар булмый. Әмма соңгы елларда куркыныч күренешләр күзәтелә башлады – бу өем-өем болытлар. Алар аркасында бозлы яңгырлар ява. Соңгы тапкыр мондый күренеш Сарман, Аксубай, Арча районнарында булды. Давыл һәм гарасат очраклары да ешайды”, - ди белгеч. 

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев