Логотип Идель
Яңалыклар

КФУ РЕКТОРЫ КЕМ БУЛЫР?

КФУ ректоры вазифасына Ленар Сафинны билгеләргә тәкъдим иттеләр.

Казан (Идел буе) федераль университетының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге күзәтүчеләр советы КФУ ректоры вазифасына РФ Федерация Советы әгъзасы Ленар Сафинны билгеләргә тәкъдим итте.

«КФУ уставы нигезендә ректорны РФ Хөкүмәте КФУның Күзәтүчеләр советы тәкъдим иткән һәм билгеләнгән тәртиптә аттестация узган кандидатуралар арасыннан билгели. Бүген КФУның Күзәтүчеләр советы әгъзалары ректор вазифасына Ленар Ринат улы Сафинны тәкъдим итте», дип югары уку йортының рәсми хәбәрен китерә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Ленар Сафин — РФ Федерация Советы Икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары. Моңа кадәр — 2010-2020 елларда ул ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын үтәгән, ә 1995-2008 елларда Казан дәүләт университеты юридик факультетының өлкән укытучысы һәм доценты булып эшләгән. 

22 марттан КФУ ректоры вазифаларын башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнде. Моңа кадәр бу вазифаны Илшат Гафуров үтәде, 21 марттан аның белән хезмәт килешүе өзелде - ул яллап кеше үтерүдә шикләнеп кулга алынды.

Чыганак: РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев