Логотип Идель
Яңалыклар

КФУ студентлары татарча сөйләшүче акыллы тавыш ярдәмчесен эшлиләр

Хәзерге вакытта “Алия” акыллы тавыш ярдәмчесе проектын гамәлгә ашыру өчен команда инвестор эзли.

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖиМК) 2 курс студентлары татар телендә сөйләшүче “Алия” акыллы тавыш ярдәмчесен булдыра.

Проектны эшләүдә студентлар Артем Аксинин, Салават Миңнекәев, Дана Кугаевская, Александр Дубровина һәм Венера Сабитова катнаша.

КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә ВШЖиМК студенты Артем Аксинин сөйләгәнчә, башта “Алия” – ул “Интернетта таныту технологияләре” дисциплинасы программасы кысаларында гамәлгә ашырылган уку проекты булган. Сүз уңаеннан, “Алия” тавыш ярдәмчесенә исемен Дана Кугаевская тәкъдим итте.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең җәмәгатьчелек һәм гамәли политология кафедрасы өлкән укытучысы Рөстәм Вяселев әйтүенчә, интернет-маркетингка багышланган курс кысаларында студентлар уникальлеккә һәм новаторлыкка ия булырга тиешле проектлар эшли.

«Коммерция проектын эшләү студентларның өй эше иде. Студентлар минем белән сайт, мәкаләләрне нинди темаларга язу яхшырак, дизайн күзлегеннән караганда нәрсәне яхшыртырга мөмкин икәнлеге турында киңәшләште. Мин, үз нәүбәтемдә, аларга кирәкле әйберне әйтеп тора идем. Тавыш ярдәмчеләрен техник яктан эшләү алар тарафыннан башкарылмый. Дисциплина кысаларында булдырылган барлык проектлар да виртуаль. Студентларның бурычы интернет-тирәлектә проектларны танытырга өйрәнү иде “, – дип таныштырды өлкән укытучы.

Артем Аксинин идеянең башта бары тик белем бирү характерында гына булуын һәм зур аудиториягә таралуны күздә тотмаганлыгын раслады.

“Безнең проект уку планы кысаларыннан чыгуга, без кулланучылар активлыгын анализладык һәм бу продуктның чыннан да актуаль һәм кирәкле булуына ышандык, – дип аңлатты Артем. – Тавыш ярдәмчесе техник өлешне эшләү этабында. Без “Алия” тавыш ярдәмчесе системасын кертү өчен колонка булдыруны максат итеп куйдык.

Хәзер ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты белән берлектә татар телен белүче кешеләрнең тавыш язмаларын җыялар.

“Безгә 100 сәгать татар сөйләме кирәк, бу алга таба “Алия” не өйрәтергә ярдәм итәчәк. Без социаль челтәрләрдә мәгълүмат җыю өчен телеграм-ботка сылтамалар тараттык “, – диде Артем.

Студентлар «Медиакоммуникация» юнәлешендә укыйлар. Һәркайсының проектны булдыру һәм танытуның барлык процессларында катнашы бар. Күппрофильлелек – белгечлекнең үзенчәлеге, ди студентлар. Product-Market Fit, CustDev, бизнес-план һәм медиаплан, фирма стилен эшләү, колонка дизайны һәм сайт-лендингны эшләтеп җибәрү, социаль челтәрләр алып бару үткәрелгән.

Салават Миңнекәев сөйләгәнчә, ул логотип эшләү белән шөгыльләнгән. Аның нигезе – ләла чәчәге, ул Татарстан гербында да бар һәм татар милли бизәге булып тора.

“Милли проектларда катнашу миңа яңалык түгел, чөнки мин Yummy Music (инди-лейбл) дизайнеры булып эшлим. Күптән түгел “Мин татарча сөйләшәм” фестивале узды, айдентика белән мин дә шөгыльләндем”, – дип аңлатты студент.

Хәзерге вакытта “Алия” акыллы тавыш ярдәмчесе проектын гамәлгә ашыру өчен команда инвестор эзли.

Чыганак: Казан федераль университеты сайты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев