Логотип Идель
Яңалыклар

КФУда бушлай татар теле курслары башлана

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана.

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана. Тыңлаучылар ай дәвамында татар теле нигезләренә генә өйрәнеп калмыйча, татар халкының мәдәнияте белән дә танышачак.

Курсларга 100 дән артык кеше язылган, дәресләр бүген башлана. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур., 2) 18:00 сәгатьтә кереш дәрес планлаштырылган. Оештыручылар курсларга 20 ноябрьгә кадәр кушылырга мөмкин дип хәбәр итә. Моның өчен сылтама буенча онлайн теркәлү үтәргә кирәк.

Тыңлаучылар телне белү дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүленәчәк: яңа өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр. Һәр төркемдә 15 ләп кеше белем алачак.

Быел татар теле курслары интенсив форматында узачак – дәресләр атнага өч тапкыр, 17:30 дан 20:40 ка кадәр планлаштырылган. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Укыту программасына мәдәни компонент та кертелгән. Курсларны тыңлаучылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган милли тематикага багышланган чараларга, аерым алганда, театр постановкаларына килә алачак.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев