КФУга ректор вазыйфаларын башкаручы билгелгеләнде
Моңа кадәр бу вазыйфаны Илшат Гафуров үти иде (ул яллап кеше үтерүдә шикләнелеп кулга алынды). 21 марттан аның белән хезмәт килешүе өзелгән.
22 марттан Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнгән.
Моңа кадәр бу вазыйфаны Илшат Гафуров үти иде (ул яллап кеше үтерүдә шикләнелеп кулга алынды). 21 марттан аның белән хезмәт килешүе өзелгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дмитрий Таюрский Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Вузда 30 елдан артыграк эшләгән. Гомуми физика кафедрасы доценты, физика факультеты деканы, КФУ Физика институтының мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары, КФУның фәнни эшчәнлеге буенча проректоры вазыйфаларында хезмәт куйган.
“Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә ия.
Чыганак: Ватаным Татарстан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев