Яңалыклар
Кәгазьгә бәя арту нигезлеме?
Социаль челтәрләрдә ил кибетләрендә офис кәгазенә бәяләрнең кискен артуына шикаятьләр белдерелә.
Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) кәгазьгә бәяләр үсешенең нигезле булу-булмавын тикшерәчәк. Социаль челтәрләрдә ил кибетләрендә офис кәгазенә бәяләрнең кискен артуына шикаятьләр белдерелә.
"Гражданнардан күп кенә шикаятьләр фонында монополиягә каршы хезмәт иң эре җитештерүчеләрдән тикшерү өчен кирәкле мәгълүматны сорап алды", - диелә ведомствоның Telegram мессенджерындагы рәсми каналында.
Икътисади яктан нигезләнмәгән бәя кую, монополиягә каршы закон бозу ачыкланганда, ведомство кичекмәстән чаралар күрәчәк.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев